Татарстан Президенты Указларга кул куйды

28.05.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указларга кул куйды.

Сәфәров Әсгать Әхмәт улы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары булып билгеләнде.

Шәйхетдинов Роман Александрович Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып билгеләнде.

Зарипов Равил Хаммат улы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры булып билгеләнде.

Указ текстлары ТР Президентының рәсми порталында һәм гаммәви мәгълүмат чараларында басылды.

ТР Президенты матбугат хезмәте