Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан өчен депутатлар квотасын саклау буенча эш алып барам"

28.05.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуы вакытында, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына сайланган депутат Олег Морозовның РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарә башлыгы итеп билгеләнүе нисбәтеннән, бушаган депутат квотасын республикага калдыру өстендә эш алып баруын билгеләп үтте.

Билгеле булганча, “Бердәм Россия” партиясенең федераль исемлегенә Татарстаннан 18 депутат кергән иде, хәзер төбәк исемлегендә чиратта – ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов.

Олег Морозов Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына сайланган депутатларның эшчәнлеген координацияләү белән шөгыльләнгән иде. Хәзерге вакытта Фәрит Мөхәммәтшин бу эшне кемгәдер тапшыру нисбәтеннән консультацияләр алып бара.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге