Рөстәм Миңнеханов: "Буадагы спиртзавод - дөньядагы иң заманчаларның берсе"
28.05.2012Бүген реконструкцияләнгән соң Буа спирт заводы ачылды. Бу тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. ТР Президенты сәламләү чыгышында заводта үткәрелгән модернизация спирт заводын дөньяда иң яхшы итәчәгенә өмет белдерде. “Бу предприятие яңа дөнья базарларын яулауларга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам. Биредә продукция сыйфатына, белгечләр сайлауга таләпләр югары дәрәҗәдә икәнлеген белә идем, ә бүген күргәннәр без көткәннән дә артык”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты “Русский стандарт водка” компаниясенә нигез салучы Рөстәм Тариконы һәм проектта катнашучыларны бу тантана белән котлады. Завод ачылу күптән көтелгән вакыйга дип билгеләп үтте Рөстәм Тарико.
ТР Президенты матбугат хезмәте