Рөстәм Миңнеханов Азнакай районында уңыш җыюның барышы белән танышты
07.08.2012ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың көньяк-көнчыгыш районнары буйлап эшлекле сәфәре Азнакай муницпаль районында булу белән тәмамланды. Аерым алганда, Татарстан башлыгы “Союз Агро” ҖЧҖ Актүбә регинональ җитештерү комплексы кырларында булды. Монда ул район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате ветераннары белән очрашты, урып җыю эшләренең барышы, бүген авыл хезмәтчәннәрен борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды.
Шулай ук ТР Президенты комбайнчылар һәм тракторчылар өчен булдырылган шартлар белән танышты. Чөнки аларга караңгы төшкәнче эшләргә кирәк, алар өчен кырда махсус күчеп йөри торган йокы урыннары һәм юыну кабиналары белән кыр вагоннары урнаштырылган.
Бүгенге көндә Азнакай районы - уңышны җыеп алу, уңыш күләме буенча республикада беренчеләр рәтендә. Бу, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасыйм Усманов сүзләренчә, язгы чәчүнең иртә һәм оештырылган төстә уздыру белән аңлатыла. Бүгенге көндә районда чәчүлек җирләренең яртысы диярлек суктырылган, борчак, арыш, көзге бодай тулысынча җыеп алынган, якындагы өч көндә арпаны суктыру эшен төгәлләү планлаштырыла.
“Урып җыю эшләре темпы безне канәгатьләндерә. Җыю эшләрен 20 августка тәмамлау бурычы куелган. Бу үтәлер дип ышанам”, - диде М.Усманов. Аның сүзләре буенча, районда 1 гектардан уртача уңыш 28 ц, ә кайбер районнарда 40 ц тәшкил итә.
ТР Президенты хуҗалык җитәкчеләре белән аралашканда Азнакай районында күрелгәннәр яхшы тәэсир калдыруын билгеләде.
Рөстәм Миңнехановның Азнакай районы буйлап сәфәрдә вице-премьер - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсры Марат Әхмәтов озата барды. Ул авыл хуҗалыгы активы белән аралашканда, быел Азнакай районы күрсәтә торган нәтиҗәләрне республика җитәкчелегенең инде күптән көтүен билгеләде.
“Яңа башлык килү белән монда эшкә карата мөнәсәбәт тә үзгәрде. Быел монда һава шартлары да яхшырак, иң мөһиме – монда эш нәтиҗә алу өчен оештырылган. Бүген Азнакай районының республика күләмендә кабат игенчелектә беренче булырга барлык мөмкинлекләре, үсеш ноктасы бар. «Агросиле групп» һәм «Союз Агро» инвесторлары ярдәме белән дә яхшы нәтиҗәләргә ирешелә. Монда - иң зур сөрү җирләре һәм кара туфрак мәйданнары. Без сезнең алда Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмендә районның өлешен минимум 3 процентка кадәр җиткерү бурычын куябыз. Әгәр дә агымдагы елда башланган тенденция дәвам ителсә, бу бурыч үтәлә ала”, - дип билгеләде Марат Әхмәтов.
Рөстәм Миңнеханов районда гаилә фермаларының саны белән кызыксынды. Район җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марсель Шәйдуллин сүзләренчә, бүгенге көндә алар – 18. ТР Президенты бу перспектив юнәлешне актив үстерергә киңәш итте.
Район үзәгендә Рөстәм Миңнеханов №5 Азнакай урта мәктәбенә капиталь ремонт ясауның барышы белән танышты.
Бина 1970 елда төзелгән. Бүгенге көндә мәктәптә тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерия системаларын алыштыру 70 процентка башкарылган. Бинаны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 13 миллион сум акча бүлеп бирелгән, тагын 3,5 миллион сум акча муниципаль бюджетта планлаштырылган. Марсель Шәйдуллин ТР Президентын объектта барлык эшләр 20 августка кадәр тәмамланачак, дип ышандырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы