Татарстанда еллык планнан торакның яртысыннан артыгы файдалануга тапшырылган

11.08.2012

Татарстанда 10 августка 1 миллион 312 мең кв.метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 53 процентын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр тагын 1 миллион 168 мең кв.метр торак төзергә һәм сафка бастырырга кирәк. Бу хакта бүген торак төзелеше һәм сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмә видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте