Илдар Халиков "Татмедиа" ААҖнең яңа генераль директорын тәкъдим итте

15.08.2012

Бүген иртә белән Казанда Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” ААҖ бинасында акционер җәмгыятьнең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов.

Республика ММЧ җитәкчеләренә “Татмедиа” ААҖнең яңа җитәкчесен ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте. Тантанада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов катнашты.

Исегезгә төшерик, бу көнгә кадәр “Татмедиа” ААҖен Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде.

Белешмә өчен: “Татмедиа” ААҖ 130 массакүләм мәгълүмат чарасын берләштерә: 61 газета, 10 журнал, 28 телекомпания, 19 радиостанция, 1 мәгълүмат агентлыгы, 1 электрон газета һ.б.

Ирек Миннәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туа. 2003 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2008 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

2010 елның 10 августыннан – “Татспиртпром” ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары. Моннан тыш, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм “Чингисхан” ҖЧҖнең генераль директоры булып тора. 2008 елдан алып, 2010 елга кадәр – Казан шәһәре Думасы депутаты.

Автоузышлар буенча спорт мастеры, Д1 классында автоузышлар буенча (ралли-кросс) 2 тапкыр Россия чемпионы (2006 ел һәм 2009 ел), Д1 классында автоузышлар буенча Россия чемпионатының көмеш призеры (2008 ел).

Инглиз телен бик яхшы белә.

Өйләнгән, кыз үстерә.


ТР Президенты матбугат хезмәте