ТР Президенты Аппаратында кадрлар үзгәреше
14.08.2012
Татарстан Республикасы Президенты указы белән Моратов Марат Яшәр улы "Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат ителеп Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булып билгеләнә. Татарстан Республикасы Президенты указы белән Гатин Марат Илшат улы башка эшкә күчү сәбәпле Татарстан Республикасы Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Идарә башлыгы вазифасыннан азат ителә.
ТР Президенты матбугат хезмәте