Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Алиханов Чаллыда Машина төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чарада катнаштылар

04.10.2024

Бүген Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Органлы залда узган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Махсус күргәзмәдә республика машина төзелеше предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителде. Кунаклар үзбушаткычларны, «КАМАЗ» тракторларын һәм автобусларын, «Ансат» вертолетын, «МТЗ Татарстан» тракторларын, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын, БПЛА, электр зарядлау станциясен, вакуум насосларын һәм башкаларны карап чыктылар.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Антон Алиханов машина төзүчеләрнең ил үсешенә керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге тармак Россиядә 4 миллионга якын кешене берләштерә. "Хәзер безнең икътисадның барлык өлкәләре дә машина төзүчеләрнең уңышлы эшләвенә, чит ил җайланмаларын, техниканы, комплектлаучы детальләрне ничек тиз алыштыра алуыбызга бәйле. Биредә сез Татарстанда самолетлар да, вертолетлар да, автомобильләр дә, авыл хуҗалыгы техникасы да җитештерәсез, алардан башка безнең агросәнәгать комплексын үстерү мөмкин түгел. Республиканың бу секторны үстерүгә биргән игътибары, әлбәттә, ихтирам уята", - дип билгеләп үтте Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

"Яхшы традиция бар - Машина төзүчеләр көнен без Чаллыда, илнең эре машина төзелеше үзәгендә билгеләп үтәбез. Монда безнең төп машина төзелеше куәтләре тупланган. Тармак лидерларының берсе - „КАМАЗ“ компаниясе. Бүген 2,5 миллионлы йөк автомобилен чыгару уңаеннан тантаналы чара узачак. Машина төзүчеләребезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барлык авырлыкларга да карамастан, республика уңышлы үсә. Безнең команда көчле, традицияләребез яхшы. Ил җитәкчелегенә, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан коллегаларыбызга даими игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләре», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Когогин ассызыклаганча, Татарстан машина төзүчеләре тармак алдында Дәүләт Башлыгы билгеләгән барлык бурычларны да хәл итә. "Без барыбыз бергә үз һөнәребез белән горурланабыз. Махсус хәрби операция бара. Безнең беребез дә качмады, алдыбызга куелган барлык бурычларны хәл итәбез. Без сынатмаячакбыз«, - дип өстәде "КАМАЗ " ГАҖ генераль директоры.

"Республикабызның шәһәр һәм район башлыклары исеменнән машина төзүчеләрнең зур гаиләсенә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез бурычларны нәтиҗәле, яхшы һәм намуслы башкарып кына калмыйсыз, ә сез безнең ышанычлы партнерларыбыз да», - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Аннары машина төзелеше комплексы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды, шулай ук хезмәт династияләрен билгеләп үттеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.