Татарстан Рәисе, РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Президенты каршындагы Советның Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча эш төркеме утырышында катнашты.
Катнашучылар «Яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит» илкүләм максатын тормышка ашыру һәм транспорт комплексының перспективалы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Россия Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 5 федераль проект каралган – «Торак пунктларда инфраструктураны үстерү», «Торак», «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү», «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» һәм «Төзелешнең яңа ритмы». Алар барысы да үсешнең илкүләм максатлары һәм Президент Юлламасында куелган бурычлар күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссия утырышы узды. Чарада формалашучы «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының әзерлек барышы, структурасы һәм төп параметрлары турында фикер алыштылар.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Башлыгы йөкләмәләрен үтәү өчен кайбер бурычларны билгеләде. Алар арасында: шәһәрләрдә һәм авылларда тормыш сыйфатын яхшырту, социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасын үстерү, торакның һәркем файдалана алырлык булуын арттыру, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм ТКХ системасын модернизацияләү, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча алга таба эш алып бару.