Татарстан Үзәк сайлау комиссиясен Әгъзәм Гобәйдуллин җитәкләде
25.09.2012Бүген Казанда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе яңа составының беренче утырышы узды. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров утырышта катнашу өчен ТР башкаласына килде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш бирү хокукына ия әгъзалары катнашты.
Владимир Чуров Татарстан ҮСКнең элеккеге составына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 2000 елның мартыннан бирле ТР ҮСКн җитәкләгән Анатолий Фоминга аерым рәхмәт сүзләре белдерелде. “Мин аны укытучыларымның берсе итеп саныйм”, - диде Россия ҮСК җитәкчесе. Ул шудай ук Фомин – төбәк сайлау комиссияләренең иң яхшы рәисе дә дип билгеләп үтте.
Анатолий Фоминның зур тәҗрибәсе киләчәктә дә файдаланылырга тиеш, дип саный В.Чуров. “Әгәр ТР ҮСК нең иҗтимагый советы оештырыла икән, аның рәисе итеп Фоминны куярга тәкъдим итәм”, - дип билгеләп үтте Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Владимир Чуров Анатолий Фоминга РФ ҮСК Мактау грамотасын һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе символы төшкән сәгать бүләк итте.
Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән ҮСК нең яңа әгъзаларын билгеләнү белән котлады, уңышлар һәм нәтиҗәле эш теләде. “Сез киләчәктә барлык сайлау кампанияләрен уңышлы уздыру өчен белем һәм тәҗрибәгезне күрсәтерсез дип өметләнәбез”, - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, партияләрнең саны арту ТР ҮСК нән партия активы белән җитди эш алып баруны таләп итә. Татарстан җитәкчелеге мәсьәләләрне хәл итү буенча ярдәм күрсәтергә әзер, дип вәгъдә итте ул. Тиз үзгәрә торган законнар Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларыннан ачык булуны, фаразлый белүне, сайлаучыларга вәзгыятьне аңлатуны таләп итәчәк. Парламент җитәкчесе билгеләп узганча, республика ҮСКнең элеккеге составы бу таләпләрне үти алган.
“Безнең карашка, тиешле состав сайланган, биредә утыручыларга җәмәгатьчелек, сәяси карашка ия, партия һәм төрле муниципаль берәмлекләрдәге вәзгыятьне белә. Үз бурычларын һәм җаваплылыкларын аңлай торган дәрәҗәле кешеләр”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин ТР ҮСКнең яңа составы хакында.
Республика парламенты җитәкчесе ТР ҮСКнең элеккеге рәисенә рәхмәт белдерде һәм аның тәҗрибәсенә киләчәктә дә ихтыяҗ булачак дип белдерде.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе ТР ҮСКнең яңа составының беренче утырышында сайлау комиссияләре алдында торган бурычлар хакында белдерде. Бу 5 елга участок сайлау комиссияләрен формалаштыру, биналар әзерләү һәм Россиядә сайлауларда Бердәм тавыш бирү көне булуы белән бәйле башка оештыру мәсьәләләрен хәл итү. Комиссияләргә сәяси партияләр белән эшләүгә зур игътибар бирү зарур. В.Чуров партияләрнең саны арту уңаеннан ТР җитәкчелеге игътибарын ҮСКнә зур бина кирәклегенә юнәлтте, бу барлык партия вәкилләре утырышка җыела алсын өчен кирәк.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең яңа сайланган җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин яңа вазыйфада сайлаучылар өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим бурыч булып тора дип саный.
Искәртеп узабыз, бүгенге утырышта республика ҮСК рәисенең яңа урынбасары һәм Татарстан ҮСК секретаре сайланды.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге