Рөстәм Миңнеханов: “Бүген машина төзелешеннән башка бер генә тармак та юк”

27.09.2012

Яшел Үзәндә Горький исемендәге мәдәният йортында Машиналар төзүче көнен бәйрәм итү булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның машина төзелеше тармагы эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов безнең республиканың конкурентлык мөмкинлеге берничә юнәлеш – нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеш белән аңлатуын ассызыклады. “Бүгенге көндә бездә булган база яңартылырга тиеш. Әлеге моментта кадрлар әзерләү мөһим мәсьәлә булып кала. Заманча машина төзелеше предприятиеләре – башка дәрәҗә, башка бурычлар һәм анда эшләүче башка кешеләр. Һәм бүген моның өчен бар мөмкинлекләр тудырылган”, - дип билгеләде ТР Президенты.

Шулай ук ул машина төзүчесенең хезмәте бик авыр булуын ассызыклады. “Ләкин бүген машина төзелешеннән башка бер генә тармак та юк. Бөтен җирдә машиналар кирәк”, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан машина төзүчеләрен котлаганда, республиканың инженерларның, квалифицияле эшчеләрнең уникаль тәҗрибәсе белән горурлануын билгеләде.

Билгеләп үтик, үткән елда машина төзелеше предприятиеләре тарафыннан сатылган товар продукциясенең күләме 297 миллиард сум тәшкил иткән. Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәсендә машина төзелеше тармагында җитештерү күләме 186 миллиард сум булган. Хәзерге вакытта ТР машина төзелеше комплексы составында - 150 эре һәм урта предприятие һәм оешма. Бүген бу тармакта 140 мең кеше эшли.

Яшел Үзәнгә сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ укыту-җитештерү базасындагы күп профильле укыту үзәгендә булды. Укыту үзәге алдынгы җиһаз һәм яңа технологияләр белән тәэмин ителгән, бу квалифицияле эшчеләрне әзерләргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, ТР Президенты “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ абразив кисү участогында да булды, ул анда гидроабразив кисү станогы эше белән танышты. Станок РФдә иң зур эш зонасына ия.

Ул төсле металл, тутыкмый торган корыч, титан кисәргә һәм катлаулы детальләр ясарга махсуслашкан.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы