Татарстан Президенты Мьянмада

23.09.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мьянма Берлеге Республикасына килде. Янгон халыкара аэропортында ТР Президентын Россия Федерациясенең Мьянмада Гадәттән тыш һәм Тулы вәкләтле илсече Василий Поспелов каршы алды.

Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Мьянма эшмәкәрләре белән берничә очрашу уздырачак. ТР Президентының Татарстан һәм Мьянма эшмәкәрләренең түгәрәк өстәлендә катнашуы планлаштырыла, чара кысаларында Татарстанның сәнәгать потенциалы тәкъдир ителәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов