Фәрит Мөхәммәтшин: “Театр әһелләре халык традицияләрен саклауга һәм кайтаруга гадәттән тыш зу өлеш кертәләр”

28.06.2014


28 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә сигезенче республика театр сабантуе булды. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә, Әтнә һәм Буадан килгән унике театр вәкилләре катнашкан бәйрәмне республика җитәкчелеге исеменнән котлау һәм сәламләү сүзләре белән Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

Театр коллективларына иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы җитәкчесе быелгы сабантуйның Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елында уздырылуын билгеләп үтте. “Театр әһелләре чын халык традицияләрен саклауга һәм пропагандалауга гадәттән тыш зур өлеш кертәләр, - диде ул. - Өстәвенә, халыкка хезмәт итеп һәм югары сәнгать бүләк итеп, сез кешеләрне мәдәни, әхлакый һәм рухи баету кебек зур миссия башкарасыз. Режиссерлар һәм артистлар тудырган театраль образлар мисалында тамашачыларда иң яхшы кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләнә”.

Фәрит Мөхәммәтшин быел Сабантуйның берничә чит илдә һәм Россиянең кырыктан артык төбәгендә зур дәрәҗәдә үткәрелүен искә төшереп алды. “Безнең бәйрәм – хезмәт, дуслык һәм кешеләрнең үзара якынаюы бәйрәме, - дип ассызыклады ул. – Безнең мәйдан – тынычлык, мәйданы, дуслар очраша торган һәм дусларча ярышу урыны. Сабантуй мәйданы, театр сәхнәсе шикелле, халыкның рухи көчен күрсәтә”.

Аннары бәйрәмдә катнашучыларны ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары Флера Андреева котладылар.

Бәйрәм мәйданында концерт номерлары алышынып торды, сабантуй ярышлары булды. Чын сабантуйдагыча, милли көрәш тамашаларның кульминациясе ролен үтәде. Анда җиңүчене “Нива Шевроле” машинасы көтеп торды.Артистлар һәм театр эшчәннәре көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчыклар белән сугыш, катыклы чүлмәк төбеннән акэзләү һәм башка төр ярышларда катнаштылар.

Шунысын билгеләп үтик, театраль сабантуй атарстанда 2005 елдан бирле даими үткәрелеп килә. Аның беренчесе Биектау районының Әлдермеш авылында оештырылган иде.