Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов белән очрашты

28.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры Сергей Шаталов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда республика ягыннан шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары - баш геологы Рәис Хисамов,  «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты. 

Очрашу барышында нефть тармагы үсеше, тармакта салым түләү  мәсьәләләре турында сүз барды. 



ТР Президенты Матбугат хезмәте