Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Казан» халыкара ат спорты комплексында булдылар.
Алар Татарстан предприятиеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары куелган махсуслаштырылган экспозицияне карадылар.
Кунакны «Казан» ат спорты комплексы эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук жокейларның күрсәтмә чыгышы булды.
Бу көннәрдә Казанда Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән, шул исәптән Төрекмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан иң көчле җайдакларны җыйган ярышлар уза.
Искәртәбез, Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга кичә, 13 майда килде. Казан Кремлендә кунак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Белешмә өчен: «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан» халыкара ат чабышлары һәм жокейларның халыкара чемпионаты уза. Бу вакыйга Россиядә ат үрчетүнең югары дәрәҗәсен күрсәтергә, ат спорты өлкәсендә халыкара элемтәләрне ныгытырга, шулай ук Казанны эре ат чараларын уздыру өчен кызыклы мәйданчык итеп күрсәтергә тиеш. Чабышларда төрле токымдагы атлар катнаша. Алар арасында татар токымы катнашындагы "Татар канаты", "Зур Евразия партнерлыгы Кубогы", "Технологик альянс Кубог", шулай ук Форумга һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләргә багышланган призлар бар. Спорт өлешендә - «Россия казанышы» һәм «Татарстан Республикасы Кубогы» ярышлары.