Бүген Казанга төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы чараларында катнашу өчен килде.