Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

13.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 17 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында Төрекмәнстан делегациясен җитәкли. 

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Төркмәнстан делегациясе җитәкчелегендә КazanForum чараларында мәртәбәле кунак сыйфатында катнашуы, шулай ук Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

"Без сезгә KazanForum ны хуплавыгыз өчен бик рәхмәтле. Быел сез зур делегацияне җитәклисез. Бүген без Kazan Halal Market ярминкәсен ачтык - иң зур стендларының берсе - Төрекмәнстанныкы. KazanForum кырларында сезнең илегез шулай ук зур күргәзмә экспозициясе әзерләгән. Гомумән алганда, Сез безнең барлык мәсьәләләрдә дә безгә ышаныч һәм ярдәм күрсәтәсез", - дип ассызыклады республика Рәисе. 

Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм Төркмәнстан Президенты исеменнән иң изге теләкләрен җиткерде. „Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумы инде 17 тапкыр үткәрелә. Елдан-ел ул халыкара аренада зуррак абруй казана бара. Форум кырларында нигездә икътисад, инвестицияләр, ИТ һәм цифрлаштыруга бәйле фәнни-гамәли конференцияләр уза. Шулай ук форум кысаларында күргәзмәләр дә уздырыла. Быел Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуы сөендерә. Без сезне котлыйбыз", - диде Төркмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Россия Президенты Владимир Путинга шылтыратты. Төркмән халкының милли лидеры Казанда икәнлегн әйтте һәм Татарстаннан җылы сәлам җиткерде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм Төрекмәнстан партнерлыгы дуслык һәм күршелек рухында уңышлы үсә. "Сез безнең җитәкчебез белән бик тәфсилләп сөйләштегез. Россия белән Төрекмәнстанны күп нәрсә бәйли. Монда сезгә, Төрекмәнстан Президентына һәм, әлбәттә, Россия Президентына зур роль бирелә. Татарстанга рәхим итегез! Без сезгә һәрвакыт шат!"- дип белдерде республика Рәисе. 

"Төрекмәнстан һәм Россия - озак вакытлы нигездә стратегик партнерлар. Мин Владимир Путинга безнең өчен яхшы, уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерәм», - дип өстәде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.