Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Данилов монастырендәге Патриарх һәм Синодаль резиденциядә (Мәскәү) узды.
Очрашуда Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархына Татарстан митрополиясе һәм Казан митрополиты Кирилл белән тыгыз багланышлар турында сөйләде, шулай ук Казан Богородица ирләр монастыре комплексының ремонт-торгызу эшләре барышы турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча хәзер Никола Тульский чиркәве, Настоятельский һәм Сестринский корпуслары биналарын торгызу эшләре алып барыла. Инде биналарның фасадлары чистартылган, Совет чоры конструкциясе демонтажланган, фасадлар өлешчә аларның тарихи кирпечләренә кадәр сүтелгән. Бер үк вакытта корпуслар астындагы подвалларны чистарту эшләре дә башкарылган. Хәзерге вакытта реставрацияләнә торган барлык корпусларда да күп катлы түшәмәләрне җәюгә әзерлек бара. Проект оешмалары фасадлы һәм тарихи планировкалы эскиз проектын әзерли.
Әңгәмә барышында Россиядә динара татулыкның югары дәрәҗәсе, аерым алганда, Татарстанда православие-мөселман мөнәсәбәтләренең яхшы булуы билгеләп үтелде. Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархына республикага игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм көннәрендә Казанга килергә чакырды.
Искәртәбез,Татарстан Рәисе белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы очрашулары даими характерда.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән - 2024 елның июнендә Мәскәүдә, 2023 елның маенда - Казанда, шулай ук 2021 елның июлендә яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборында очрашкан иде.