Бүген Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының тулы вәкиллекле уртак утырышы уза.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин һәм башкалар катнаша.
Чара башланганчы кунаклар холлдагы махсус экспозиция белән таныштылар.
Утырышта төп нотык белән Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты 5 трлн сумнан артып киткән, бу узган ел белән чагыштырганда 3,9%ка күбрәк. 2024 елда икътисад үсешенә төп өлешне эшкәртү җитештерүләре, зур күләмле инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәрен арттыру тәэмин иткән.
Моннан тыш, үсешкә шулай ук кулланучыларның зур активлыгы, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, югары инвестицион активлык һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыру ярдәм иткән.
Татарстанда онлайн-сатучылар саны 2024 ел нәтиҗәләре буенча 2023 ел белән чагыштырганда 13%ка диярлек арткан. Республикада аларның саны 68 меңгә якын. Ел йомгаклары буенча республиканы онлайн-тәэмин итүчеләрнең кереме якынча 70 млрд сум тәшкил итә.
"Район башлыкларына һәм тармак министрлыкларына, шул исәптән тиешле программаны гамәлгә ашыру кысаларында, эшне дәвам итәргә кирәк", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгышында хәбәр иткәнчә, 2024 елда Татарстанның экспорт күләме 12 млрд долларга җиткән. Күрсәткеч 2023 ел дәрәҗәсенә карата 117,6% тәшкил итә. Республика алынган ярдәм күләме буенча төбәкләр рейтингында 7 нче урында. Россия экспорт үзәге ярдәмендә экспорт күләме 8 803,6 млн тәшкил итә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Казанда Россия экспорт үзәге вәкиллеген ачарга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының икътисад министры шулай ук берничә компаниянең алгарышлы үсеш территорияләрендә үз эшчәнлеген туктатып тору сәбәпләрен ачыкларга тәкъдим итте. Татарстанда барлыгы 11 шундый компания бар. Бу дүрт резидент – «Чистай» АҮТдә, өчесе – «Түбән Кама» АҮТдә, икесе - «Чаллы» АҮТдә һәм тагын икесе «Менделеевск» АҮТдә.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сәнәгать парклары территориясендә 1 700дән артык предприятие һәм 70 меңнән артык кеше эшли. Резидент предприятиеләр әйләнеше 560 млрд сумнан артык тәшкил итә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, сәнәгать паркларын булдыру һәм үстерү - җитештерү көчләрен арттыруда һәм урнаштыруда мөһим корал. Сәнәгать парклары булмаган яки аларны үстерүгә игътибар бирелмәгән муниципалитетлар КУЭ үсешенең төп күрсәткечләренең түбән динамикасын күрсәтәләр. Бүген сәнәгать паркларын булдыру һәм үстерү, җитештерү бизнесы тарафыннан буш территорияләрне үзләштерү өчен тиешле шартлар тудыру бурычы тора.
КУЭ корпорациясе генераль директоры урынбасары Кирилл Коломийцев утырышта хәбәр иткәнчә, 2024 елда Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы операторы КУЭ корпорациясе булган илкүләм гарантия системасында катнашучыларның гарантияләре һәм поручительлекләре ярдәмендә 28,8 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән.
Татарстан Республикасы илкүләм гарантия системасы (НГС) кысаларында финанс ярдәме күләме буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында 1 урында. Системага КУЭ корпорациясе белән беррәттән төбәк гарантия оешмалары (ТГО) һәм дәүләт (муниципаль) микрофинанс оешмалары (ДМФО) керә.
"НГС кысаларында финанс ярдәмен 2,1 меңнән артык компания алган, бу 2023 елга караганда бер ярым тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта яртысыннан аз гына кимрәк, ә төгәлрәге 950 КУЭ, КУЭ корпорациясенең «зонтик» поручительлекләре механизмы ярдәмендә кирәкле финанслауны җәлеп итте», - дип ассызыклады Кирилл Коломийцев.
2024 елда «зонтик» поручительлекләр белән тәэмин ителгәндә Татарстанның кече һәм урта бизнесына бирелгән кредитлар күләме 9,7 млрд сумга якын тәшкил иткән. Механизмны эшләтеп җибәргәннән бирле республиканың 1,9 меңнән артык эшкуары 23,7 млрд сум җәлеп иткән.