Яңалыклар

16.01.2016

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек продукциясенең товарлыгын һәм җитештерү күләмнәрен арттыру буенча чаралар тәкъдим итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

16.01.2016

2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү планлаштырылган. 15 январь көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

16.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә социаль куркынычлык зонасында булган гражаннар белән эш буенча профилактика төркемнәре нәтиҗәлеге турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министрының юеренче урынбасары Алексей песошин катнашты. 

 

15.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Ускова киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шул исәптән компаниянең «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусын алуы турында да.

15.01.2016

Безгә Татарстан чикләрен төгәл билгеләү зарур. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль теркәү, кадастр һәм картография дәүләт хезмәте идарәсене коллегиясендә белдерде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм элемтә министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Баш федераль инстпектор Ренат Тимерҗанов катнаштылар. 

14.01.2016

Бүген Гайдар форумы – 2016 кысаларында панель дискуссияләрнең берсендә  Татарстан Республикасы территориясендә «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру проекты тәкъдир ителде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Модераторы – Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХ һәм ДХА) ректоры Владимир Мау.

14.01.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Аэрофлот-Россия һава юллары” ГАҖнең финанслар буенча һәм челтәр һәм табышлар белән идарә буенча генераль директор урынбасары Шамил Курмашов белән очрашты.

ТР Хөкүмәте рәисе Казанда зур спорт ярышларын уздыру кысаларында уртак эшләре өчен Шамил Курмашовка рәхмәт белдерде.

14.01.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" коммерциячел булмаган автономияле оешмасының Күзәтчелек советы утырышында катнашты. 

СИА Күзәтчелек советын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды (Мәскәү өлкәсе, "Ново-Огарево" резиденциясе).

Утырышта Стратегик инициативалар агентлыгының 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар, аерым алганда Илкүләм технологик инициативаны гамәлгә ашыру, халыкара стандартлар нигезендә кадрлар әзерләү һәм эшлекле мөхитне яхшырту турында сүз барды. 

14.01.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенең йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Төп докладны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Вафин ясады. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык чаралар комплексы һәм 1млн. 100 меңнән артык татарстанлыга социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырылган.

13.01.2016

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстанның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондына өлеш керткән оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, шулай ук гражданнарга фондның хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу тантана Казан Кремлендә узды.

Битләр: << 1371 1372 1373 1374 1375 ( 1376 ) 1377 1378 1379 1380 >>