Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Красноярск икътисади форумы кысаларында "Россиянең киләчәге геосәяси һәм геоикътисади озак вакытлы трендлар координатларында" дигән эшлекле иртәнге ашта катнашты.
Бу чара форумның төп мәйданчыгы булган "Сибирь" халыкара күргәзмә-эшлекле үзәгендә узды.
Чарада катнашучылар фикер алышулар барышында “15-20 елдан дөнья һәм Россиянең андагы урыны”, “бизнес, дәүләт хакимияте, гражданнар җәмгыяте вәкилләре илнең киләчәген ничек күрә”, “бүген гражданнар илебез киләчәгенең гомуми йөзен ничек күрә” кебек актуаль мәсьәләләргә кагылды.
Красноярск икътисади форумының эшлекле программасының төп вакыйгасы "Стратегия-2030. Россия киләчәгенең йөзе” пленар утырышы булды. Ачылыш тантанасында сәламләү сүзе белән Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский чыгыш ясады. Ул форумда катнашучыларның барысына да уңышлы очрашулар, кызыклы фикер алышулар һәм нәтиҗәле килешүләр теләде.
"Красноярск икътисади форумында катнашу өчен 6,5 меңнән артык кеше теркәлде. Алар дөньяның 26 иле, илебезнең 61 төбәгеннән килде. Шундый составлы катнашучылары булган форум киләчәкне күзаллауны формалаштыру һәм бүген идарә итүнең сыйфатын арттыру мөмкинлеген бирә", - диде Виктор Толоконский.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович "Стратегия-2030. Россия киләчәгенең йөзе” пленар утырышын – форумның төп чарасын ачып җибәрде. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул форумның Россияне үстерү өчен перспективалы карарлар эшләүдә уңайлы һәм нәтиҗәле мәйданчык булачагына ышаныч белдерде.
Искә төшерәбез, форумда Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнаша.