Бүген Люксембургка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Люксембург Бөек Герцогы Анри кабул итте.
Очрашу Люксембургның Бөек Герцог сараенда узды.
Рәсми фотога төшүдән соң Рөстәм Миңнехановның Бөек Герцог Анри белән кара-каршы очрашуы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацияләр районында булды. Искәртик, Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Бөек Люксембург Герцоглыгына ике көнлек эш визиты белән килде.
Кунакларга "Технопорт" бизнес-инкубаторы һәм «Люксинновэйшн» инновацияләр буенча агентлык турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында Nekton инвестицион компания рәисе һәм генераль директоры Жерар Лопез белән очрашты. Royal Hotel конференц-залында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агетлыгы Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты –КАИ (КНИТУ-КАИ) Попечительлек советы утырышы узды. Шулай ук утырышта А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге башлыгы Ренат Заманов, республиканың зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казан "Баскет-холл"ында Юл хәрәкәте иминлеге көненә багышланган чара узды. Аңа студентлар һәм ТР урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучылар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары чакырылган иде. Шулай ук чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Әйтергә кирәк, Юл хәрәкәте иминлеге көне, БМО карары белән ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне алдынан, уздырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Россиянең танылган язучысы, драматург, тарихчы Эдвард Радзинский белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургка эш сәфәре кысаларында Люксембургның Премьер-министры урынбасары – икътисад, эчке иминлек һәм оборона министры, Россия Федерациясе белән Бельгия-Люксембург икътисадый берлеге арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссия рәистәше Этьен Шнайдер белән очрашты.
Бүген, 2015 елның 19 ноябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Люксембург Герцоглыгына ике көнлек эш сәфәре башланды.
«Финдел» халыкара аэропортында Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марк Энтин, Люксембургның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пьер Ферринг каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә эшлекле очрашуда. Мәскәүгә килүенең төп максаты - ENES-2015 IV Халыкара энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү форумы кысаларында, ТКХда энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Олег Матыцин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты.