Яңалыклар

24.11.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

24.11.2015

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча яңартылган советның чираттагы утырышы узды.

24.11.2015

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 15-16 ноябрьдә Финляндиягә  һәм 19-20 ноябрьдә Люксембургка сәфәренә нәтиҗәләр ясадылар.

Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, , ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашты.

 

24.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәре кыла. «Грозный» аэропортында аны Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечня Парламенты Рәисе Мөхәммәд Даудов, Чечен Республикасы Башлыгының һәм Хөкүмәтенең администрациясе җитәкчесе Ислам Кадыйров каршы алды.

23.11.2015

Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты. 

23.11.2015

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2016 елга “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар исемлеген төзү буенча киңәшмә уздырды.

23.11.2015

Бүген РФ Федераль салым хезмәте (ФСХ) башлыгы Михаил Мишустин Татарстан Республикасы салым органнары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Искәртик, РФ ФСХ башлыгы Казанга эш визиты белән килде. Киңәшмә алдыннан Михаил Мишустин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  ФСХ ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин 14 номерлы районара салым инспекциясе бинасын күрсәтте (Казан ш., Театральная ур., 13 а). 

 

23.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

23.11.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сен-Гобен» (Saint-Gobain, Франция) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов, «Сен-Гобен СНГ» генераль директоры Гонзаг Арну де Пирены сәламләп, билгеләп үткәнчә, элегрәк яклар Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашкан булганнар.

23.11.2015

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе коллективына яңа җитәкче - Ирада Әюпованы тәкъдим итте. Элек ул ТР мәдәният министрының беренче урынбасары иде.

Битләр: << 1371 ( 1372 ) 1373 1374 1375 1376 1377 1378 1379 1380 >>