Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ведомствоның йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан таможнясы эшчәнлегенә бәя бирде. Бу чарада шулай ук Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бөтен дөньяда, шул исәптән Россия Федерациясендә, грипп белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да гыйнварның икенче атнасыннан авыруның күтәрелеше күзәтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.
Брифингта шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм КДМУның балалар инфекциясе кафедрасы мөдире, балалар инфекциясе буенча баш белгеч Владимир Анохин катнашты.
“Ел студенты-2015” исеменә быел Икътисад, идарә һәм хокук институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы студенты Диана Мамакова лаек булды. Бу хакта бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында узган “Ел студенты-2015” республикакүләм премиясендә игълан ителде.
Бүләкләрне җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасы һәм аның тренер составына теләктәшлек сүзләре җиткерде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елда республика нефть-газ комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстанда комплексның барлык база предприятиеләре дә 2015 елны табышлы тәмамлаганнар. Сатудан табыш үткән ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә арткан.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМның 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясендә белдерде. Чарада шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль, округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр оешмалары активы белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Волга» яшьләр үзәгендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Волга» яшьләр үзәге территориясендә урнашкан, уен залы һәм йөзү бассейны булган «Волга» универсаль спорт комплексында булды.
Бүген Казан Кремлендә FINA президенты Хулио Маглионега һәм Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнелий Маркулескука хөрмәт күрсәттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасында 2016 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 дән артык чәчү комплекслары һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы файдаланышта була.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.