Татарстан Президенты: "Просто молоко" ИК продуктлары Европа җитештерүчеләре чыгарган продукциядән күпкә сыйфатлырак

04.03.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Просто молоко" ИК ҖЧҖтә булды һәм предприятиедә эшләүче хатын-кызлар белән очрашты. Аны ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

Рөстәм Миңнеханов предприятиедә җитештерелүче продукциянең киң ассортименты белән танышты, җитештерү линиясен карады һәм продукция сыфатын тикшерү буенча лабораториядә булды. 

"Күркәм производство. Сез конкуретлыкка сәләтле продукт җитештерәсез", - соңрак предприятиенең хатын-кыз хезмәткәрләре белән очрашуда белдерде ТР Президенты. Ул шулай ук билгеләгәнчә, заводка җитештерүчеләрдән продукцияне турыдан-туры китерү көйләнгән. 

Миңнеханов ассызыклаганча, предприятиедә хәзерге вакытта финанс сәламәтләндерү процедурасы үткәрелә. "Бу зур юл һәм сез аны, минемчә, инде үттегез", - диде ул. 

Бүген Р.Миңнеханов белән очрашуда катнашучы хатын-кызлар республикада сатылучы продукция сыйфаты турында сораулар бирделәр. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, арзан һәм сыйфатсыз продукциядән беренче чиратта шәхси җитештерүчеләр зыян күрә. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, андый продукция белән сәүдә челтәрләре дәрәҗәсендә генә көрәшеп була. "Сыйфатсыз продукция җитештерүчеләрне кулдан эләктерү кыен. Сәүдә челтәрләрен җаваплыкка тартырга кирәк. Бу күбрәк акча эшләргә теләүдән килә - билгесез сыйфатлы, ләкин арзынны сатып алалар да, безгә саталар. Федераль челтәрләр продукция сыйфатын игътибар белән тикшерәләр", - диде ул. 

ТР Президенты бу өлкәдә законнар буенча тәкъдимнәрне ТР Дәүләт Советы аша үткәрергә тәкъдим итте.

Хатын-кыз хезмәткәрләр предприятиенең алга таба язмышы турында да сорадылар. Беренче чиратта алар яңа кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән кызыксындылар. ТР Президенты ресурс үзәген булдыруны тәкъдим итте. "Бер яисә берничә училищены сайлап, җиһазларны әзерләп, махсус укыту классларын әзерләргә", - диде ул. Республикада ике үзәк оеәтыру тәкъдим ителде: Чаллы һәм Кама арты зоналарында. "Без бу программада катнашырга әзер", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

"Сез республика һәм Россия белән генә чикләнергә тиеш түгел. Сезнең конкурентлы, Европа җитештерүчеләре продукциясеннән сыйфатлырак продукция", - дип өндәде ТР Президенты предприятие хезмәткәрләрен. 

Рөстәм Миңнеханов мондый очрашулар әһәмиятен ассызыклады. "Хатын-кыз - ана, гаилә терәге, иҗтимагый тормышта катнашучы гына түгел. Алар республикабыз, шһәребез, илебез икътисадына гаять зур өлеш кертүче тырыш хезмәткәрләр дә. Бу производствода эшләүче хатын-кызларга ихтирам билгесе", - диде ул. 


“Татар-информ” МА