Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр атлетика буенча VI РФ Президенты Кубогы ярышларын ачу тантанасында катнашты.
Ярышлар 19-20 март көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда (Казан) Россия Авыр атлетика федерациясе һәм Халыкара авыр атлетика федерациясе химаясендә уза.
Әлеге ярышлар Рио-де-Жанейродагы җәйге Олимпия уеннарына сайлап алу этапларының берсе санала.
Тантана 2016 елның 19 мартында Ростов-на-Дону шәһәрендәге авиаһәлакәт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзен укыды һәм спортчыларга уңышлар теләде. Үз исеменнән ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ярышларны югары дәрәҗәдә әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында. ассызыклаганча, республика авыр атлетика буенча VI РФ Президенты Кубогын кабул итүе белән бик горурлана, Ул халыкара ярышлар югары дәрәҗәдә узачагында ышандырды һәм спортчыларга уңышлар теләде.
Спортчыларны шулай ук Халыкара авыр атлетика федерациясе вице-президенты, Россия авыр атлетика федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе Александр Герасименко һәм Халыкара авыр атлетика федерациясе генераль директоры Аттила Адамфи сәламләделәр. Алар шулай ук ярышларның югары дәрәҗәдә әзерләнүен ассызыкладылар.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов һәм Казахстан Республикасы, Үзбәкстан, Согуд Гарәбстаны Корольлегеннән авыр атлетика федерацияләре җитәкчеләре катнашты.
Искәртик, Казанга ярышларда катнашу өчен Румыния, Венгрия, Польша, Чехия, Беларусь, Канада, АКШ, Әрмәнстан, Сербиядән 40 спортчы һәм командалардан 27 вәкил килде.
Россиядән 14 спортчы катнаша (6 ир-ат һәм 8 хатын-кыз), шул исәптән татарстанлылар - Мария Петорова һәм Андрей Деманов. Спортчылар ике төр авыр атлетика ярышында катнаша - кинәт тарту һәм этеп җибәрүдә.