Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Бөтенроссия самбо федерациясе җитәкчелеге белән очрашты

04.04.2016

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия самбо федерациясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашуда Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, ТР Самбо федерациясе президенты Иван Егоров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

Яклар Казанда самбо буенча Европа чемпионатын оештыру һәм үткәрү турында фикер алыштылар. Бу зур спорт чарасы агымдагы елның 12-16 маенда (Казанда) узачак. Анда Европаның 40 иленнән 400 гә якын спортчы катнашуы көтелә.

Очрашуда Бөтенроссия самбо федерациясе җитәкчелеге вәкилләре белдергәнчә, хәзерге вакытта самбоны спортның олимпия төрләре исемлегенә кертү буенча актив эш алып барыла. Очрашуда катнашучылар, бу карар кабул ителгән очракта, Россия һәм Татарстан спортчылары өчен перспективалар турында фикерләштеләр.

Чемпионат турында тулырак мәгълүмат - http://sambo.ru/events/2016/05/2302/


ТР Президенты Матбугат хезмәте.