Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ирландия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдриан МакДэйд белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Рөстәм Миңнеханов, Ирландия Республикасы делегациясен сәламләп, Татарстанга визитлары Казан һәм республика турында уңай тәэсирләр калдырыр дигән өметен белдерде.
Ул шулай ук Эдриан МакДэйдны Ирландия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнүе белән котлады.
2015 елда Татарстан делегациясенең Дублинга визитлары оештырылган иде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, ул бик кызыклы һәм файдалы булды, Ирландия Республикасы министрлары белән очрашулар оештырылган иде, шулай ук делегация Тринити - колледжта булды. Безнең Ирландиягә былтыргы визитыбыз күрсәткәнчә, сәяси һәм икътисадый кыенлыкларга карамастан, илләребез арасында мөнәсәбәтләр уңай, һәм иң мөһиме - регионнар арасында багланышлар әлеге эшлекле хезмәттәшлеккә этәргеч була ала, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук очрашуда Рөстәм Миңнеханов Ирландия делегациясенә иртәгә, 27 апрель көнне башланачак XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Безнең предприятиеләр һәм венчур компанияләре арасында ачык әңгәмә алып бара алу мөмкинлеген без югары бәялибез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ирландия белгечләре белән берләшү, инновацияләр һәм Татарстанның инновацион экосистемасын үстерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек безнең стартапларның глобаль базарга чыгуын тизләтә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ирландия бизнес өчен, инвестицияләр җәлеп итү өчен иң яхшы илләрнең берсе буларак танылган, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, без сезнең белгечләрдән өйрәнергә телибез, сезнең тәҗрибәгезне эшебездә кулланырга телибез.
Татарстан Президенты фикеренчә, Ирландия белән Татарстан арасында хезмәттәшлек югары технологияләр, инновацияләр, мәгълүматлаштыру, электроника, фармацевтика, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә файдалы була ала.
Ул, Ирландия компанияләре Татарстанда бизнес ачырга теләсәләр, республика җитәкчелеге ярдәм итәчәгендә ышандырды.
Ирландия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдриан МакДэйд Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә җитди игътибар биргәнен ассызыклады. Ул билгеләгәнчә, Казанга Ирландия делегациясе венчур ярминкәсендә катнашу өчен генә түгел, ә төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек мөмкинлеген өйрәнү өчен дә килде.
Эдриан МакДэйд сүзләренчә, бүген Ирландия базары тотрыклы үсеш күрсәтә, безнең күрсәткечләр Европаның бик күп башка илләреннән югарырак, шул исәптән экспорт та.
Венчур ярминкәсендә катнашуга килгәндә, Эдриан МакДэйд билгеләгәнчә, әлеге юнәлешнең башка илләрдә ничек үсүе, шул исәптән Россиядә ничек үсүе турында белү мөһим.
Эдриан МакДэйд шулай ук инвестицион венчур компанияләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә ярдәм итәчәгендә ышандырды. "Сезнең белән уртак проектларга без бик өметләнәбез, - диде ул. - Без яңа идеяләргә ачык, һәм күргәнебезчә, Татарстан да идеяләргә ачык".