Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Инновацион төбәкләре ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең традицион утырышы узды. Чара Казанда «Корстон» КСККда булды.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге гади генә булмаган шартларда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (ИТА) активрак эшләргә һәм үз алдына яңа актуаль бурычлар куярга тиеш.
«Без ИТАның файда китерүен телибез. Бу – тәҗрибә алмашу һәм уртак проблемаларны хәл итү өчен әйбәт мәйданчык. Бергәләшеп без Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм федераль закон чыгаручыларга безнең төбәкләрне борчый торган мәсьәләләрне җиткерәбез. Бу эшне дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко ассызыклаганча, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе күп эшләр башкарды. «Иң мөһиме – монда инновацион үсешне тәэмин итәргә теләүче кешеләр җыела. Бүген икътисад структурасына җитди үзгәрешләр кертү өчен тырышлык кирәклеге ап-ачык», - дип саный А. Фурсенко.
Чыгышында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе башкарма директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов кыскача гына ИТА эшчәнлегенең соңгы алты елдагы төп йомгаклары турында сөйләде.
Ул искәрткәнчә, бүгенге икътисадый шартлар Ассоциация эшендә яңа алымнарны таләп итә. Шуңа күрә федераль башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары белән хезмәттәшлекнең башка дәрәҗәсенә чыгарга кирәк.
Аннары утырышта катнашучылар ИТА эшчәнлегенә бәйле агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.