Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләренең пленар утырышында катнашты. Чара Казандагы "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Әлеге фикер алышу ысулы үзен уңай яктан күрсәтте, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләгәнчә, ел саен Россия һәм Казан венчур ярминкәләре тәҗрибә һәм фикер алышу өчен күп санда Россия һәм чит ил вәкилләрен җыя.
"Без конкурентлы булырга, үзгәрергә телибез. Бу 10-11 елда без зур юл үттек. Бүген Россия һәм Казан венчур ярминкәләре кысаларындагы күргәзмә барышында төрле кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Аларны барысын да өйрәнәчәкләр, мин хезмәттәшләргә һәм министрларга тиешле йөкләмәләр бирдем. Бәлки, бөтен проектларның да кулланучылар үзенчәлекләре юктыр да, әмма кешеләр эшли. Безгә, үз чиратыбызда, базарны кузгатырга һәм бөтен резервларны файдаланырга, вузларны җәлеп итәргә кирәк", - дип саный ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан булган инфраструктурасын тулысынча файдаланырга тиеш. Бүген берничә күрсәткеч буенча республикабыз Россиядә алдынгы, ләкин туктап калырга кирәкми, дип белдерде ул. "Эшләргә кирәк. Кичә без Ирландия хезмттәшләребез белән очраштык. Территорияләребез безнең охшаш, ә җитештерү күләме һәм нәтиҗәлеге, экспорт өлеше төрле. Алар булдырганны без дә булдыра алабыз. Бу безгә үзенә күрә кисәтү", - дип саный ТР Президенты.
ТР Президенты фикеренчә, Европа хезмәттәшләре дәрәҗәсенә ирешеп була. Бүген Татарстанда "Алабуга" махсус икътисадый зона эшли, былтыр Казаның шәһәр-иярчене "Иннополис" МИЗ ачылды.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде. "Бүген Россия һәм Казан венчур ярминкәләре мәйданчыгы шундый дәрәҗәгә иреште, хәтта халыкара хаб булдыру турында әйтеп була. Без булдыра алабыз, дип ышанам", - диде Татарстан Президенты.