Бүген Казанда, “Казан-Арена” стадионы янында, “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе узды. Бу чарада ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы хезмәткәрләре катнашты.
“Соңгы берничә елда Татарстанда “Урман утырту көне” акциясе яхшы традициягә әйләнде. Ул яз һәм көз көннәрендә уза. Акция территорияне яшелләндерүгә, экологик хәлне яхшыртуга һәм гражданнарда урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән”,- дип билгеләде Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров.
“Чыршылар Татарстан питомнигыннан. Без аларны үзебез үстердек. Алар 5-6 еллык. 30 метр биеклеккә җитәләр, 300 яшькә кадәр үсәләр”, - дип өстәде Алмас Назиров.
Искә төшерәбез, бу акция бүген бөтен республика буенча уза. Якынча 350 га мәйданда яңа утыртмалар булдыру планлаштырыла. Акциядә 30 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.