ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы: Австрия компанияләре Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели

17.05.2016

Татарстан белән Австрия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2015 ел нәтиҗәләре буенча 56 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Шуларның 9 млн.ы экспортка туры килә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Венада Австрия-Татарстан эшлекле форумы узды, аның барышында Татарстанның инвестицион һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү булды, сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алыштылар.

Австрия компанияләре Татарстанның “КЭР-Холдинг”, “Генерирующая компания”, “ТАИФ”, “Казаноргсинтез”, “Түбәнкаманефтехим”, “Татнефть” кебек предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә теләкләрен белдерделәр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация программасы кысаларында очрашуда Австрия-Россия дуслык җәмгыяте катнашты. Ике яктан да катнашучылар икътисад, мәдәният һәм туристлыкның төрле тармакларында яңа проектларны алга этәрүгә ярдәм итәргә теләк белдерделәр.

Альберт Кәримов сүзләренчә, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясенең Татарстанга килүе 19-23 майга планлаштырыла.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талияя Миңнуллина белдергәнчә, Австрия эшлекле агентлыгы вәкилләре белән очрашу булган, аның нәтиҗәләре буенча аларның “KazanSummit” та катнашуы турында килешүгә ирешелгән.

 


“Татар-информ” МА