Илдар Халиков РФ Президенты карамагындагы Икътисади совет эшче төркеме составына керде

17.05.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Президенты карамагындагы Икътисади совет эшче төркеме составына "Структуралы реформаларның өстенлекләре һәм тотрыклы икътисади үсеш" юнәлеше буенча керде.

Мондый карар бүген Кремль сайтында басылды (http://kremlin.ru/events/councils/51925).

Документ нигезендә, эшче төркемнең төп функцияләре булып тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итүгә комчалаган актуаль проблемаларны ачыклау һәм структур реформаларны гамәлгә ашыру, аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр эшләү, Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсешен һәм дәүләт хакимияте һәм дәүләт идарәсе өлкәләрендәге хәлләрне, шул исәптән социаль-икътисади нәтиҗәләрне һәм рискларны анализлау санала.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте