Татарстан Республикасында сабан культуралары 79% мәйданда чәчелгән

14.05.2016

Татарстан Республикасында сабан культуралары 79% мәйданда чәчелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә 1,4 млн. га чәчелгән, ягъни планның 79%ын тәшкил итә. Чәчү кампаниясен Зәй һәм Апас районнары тәмамлаган. Төньяк районнар да алда бара (Балтач - 89%, Саба - 85%, Әтнә һәм Кукмара районнары – 83%).

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, туфракта дым җитәрлек дисәң дә була, мул уңыш булачагына өмет бар.

"Салкыннар корткычлар һөҗүмен тоткарласа, явым-төшем дым запасын тулыландыра", - дип билгеләп үтте докладчы. Соңгысы чәчү эшләрен төгәлләүчеләр өчен бигрәк тә мөһим.

Соңгы атнада эш темплары сизерлерлек тизләнде. Бер тәүлек эчендә Татарстанда 100 мең гектардан артык җиргә чәчелә. "Соңгы елларда шикәр чөгендере чын валютага әйләнде. Ул шикәр заводлары һәм шикәр чөгендере үстерүчеләр өчен дә зур табыш китерә. Мисал өчен, узган ел 55 мең га шикәр чөгендере, бөтен бөртеклеләр мәйданы кадәрле диярлек табыш - 1 млрд 600 млн сум китерде", - дип билгеләп үтте докладында министр һәм быел шикәр чөгендеренең төбәктә 5,7 мең гектарга күбрәк территория биләячәген өстәде. Бу культураны утырту эшләре төгәлләнү алдында.

Татарстан игенчеләре кукуруз уңышы да бай булыр, дип өметләнә. 102 мең гектардан 500 мең тонна уңыш алу планлаштырыла. Тагын 153 мең га кукуруз кырлары республика терлекчеләре өчен азык базасының шактый өлешен тәшкил итәчәк. Көнбагыш утырту буенча кыенлыклар бар, диде М. Әхмәтов.

Министр ассызыклаганча, үсемлекләрне саклауга сак карарга кирәк. Соңга калып эшкәртү, ашлама кертү, бер дә булмаганга караганда да, күбрәк зыян китерергә мөмкин, дип искәртте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

 

 

Аннары министр җир мөнәсәбәтләре темасына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, 44 мең гектарга якын сөрүлекләр (1,5%) бүген проблемалы. «Соңгы вакытларда бөтен республика буенча җир пайларын бүлеп бирү  активлашты. Бүлеп биргәндә тиешле теркәү уздырылмый, ә җитештерү алып барыла. Һәм модый продукция беркайда да исәпкә алынмый», - диде  Марат  Әхмәтов.

Министр белдергәнчә, факттагы ситуацияне билгеләү өчен районнар башлыкларына җирләрне барлауны оештыру турында гарызнамәләр җибәрелде.     

М. Г. Әхмәтов бу мәсьәләгә җитди карарга өндәде.

Бу тема бик җитди, диде Рөстәм Миңнеханов. «Минемчә, район башлыгы бу хәлне шәхси контролендә тотарга тиеш. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә барлык шикле гамәлләрне тикшереп торырга кирәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты прокуратура хезмәткәрләрен дә бу мәсьәләне хәл итүгә җәлеп итәргә тәкъдим итте.   

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аңлатып узганча, җир пайларын бүлеп бирү эше районнар һәм республика мәнфәгатьләрендә алып барылырга тиеш.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.