Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: Голландия хезмәттәшләребез белән безнең авыл хуҗалыгы сәнәгате, машина төзелеше, нефть химиясе, банк тармагында элемтәләр һәм проектлар бар

02.07.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов Россия-Голландия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшекне үстерү мөмкинлеге өчен шат булуы турында хәбәр итте. 

Бу сезнең Татарстанга өченче кат килүегез, диде Рөстәм Миңнеханов, илчегә мөрәҗәгать итеп, һәм әлеге сәфәр Нидерланд Корольлеге делегациясе әгъзалары өчен кызыклы һәм файдалы булуына ышануын белдерде. 

Делегация Иннополис шәһәрендә булган, Россия һәм Нидерланд Корольлеге арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең инновацияләр буенча эш төркеме утырышында катнаштылар, медицина технологияләре өлкәсендә мәгариф үзәкләре эше белән таныштылар һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булдылар. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген бизнес өлкәсендә элемтәләрне тәэмин итү, күп төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне тәэмин итү мөһим. 

Нидерланд Корольлеге тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча Татарстан Республикасының иң эре партнеры, дип билгеләде ул. Бүген Татарстанның Голландия хезмәттәшләре белән авыл хуҗалыгы сәнәгате, машина төзелеше, нефть химиясе, банк тармагында элемтәләр һәм проектлар бар, диде ТР Президенты. 

Безгә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөһим, шул исәптән медицина җиһазлары белән тәэмин итүдә, сәламәт ашау өлкәсендә. диде ул, шулай ук белгечләр әзерләү, студентлар белән алышыну, уртак фәнни тикшеренүләр үткәрү буенча проектлар да бар. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Голландиянең медицина хезмәтен күрсәтү, медицина мәгарифе, югары технологияләр өлкәсендәге медицина җиһазларын җитештерү тәҗирбәсен .гары бәяли. 

Аның фикеренчә, медицина туризмы өлкәсендә элемтәләр, медицина хезмәткәрләрен Нидерланң клиникаларына стажировкага җибәрү перспектив. 

Авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек итүгә килсәк, Рөстәм Миңнеханов токымлы терлекчелекне оештыру, агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәлек өчен Голландия коллегаларына рәхмәтле. Нидерланд белгечләре катнашында "Чаллы-Бройлер", "Кама беконы" илдәге иң заманча предприятиеләргә әйләнде, диде ул. 

Үсемлекчелектә хезмәттәшлек, аерым алганда бәрәңге җитештерүдә - Голландия сортлары югары уңышлылылк күрсәтә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Голландия компанияләре үзләрен ышанычлы партнерлар буларак күрсәтте, дип белдерде Татарстан Президенты һәм бизнес вәкилләрен Татарстандагы махсус икътисадый зоналарда һәм алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга өндәде. 

Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел үз чиратында билгеләгәнчә, аңа Россия регионы буларак Татарстанга килү һәрвакыт күңелле, биредә кызыклы проектлар бар, шул исәптән инновацияләр өлкәсендә дә. Мөнәсәбәтләребез өчен яңа импульслар эзләргә кирәк, диде ул. Татарстан инновацион проектлар өлкәсендә алдынгы регионнарның берсе булуында инандык, диде илче. 

Шуннан яклар сәламәтлек саклау, агросәнәгать комплексы һәм инновацияләр өлкәсендә багланшылар мәсьәләләре турында фикер алышты. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.