Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт мунициципаль районына эш сәфәре кылачак.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашачак.
Бүген Әлмәт шәһәр пляжы – республикада, илебездә дә тиңнәре булмаган уникаль ял итү зонасы.
Элегрәк журналистларга Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләгәнчә, бу проект Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы программасына кертелгән. Анда балалар өчен урыннар, волейбол, скалодром мәйданчыклары, бауда шөгыльләнү паркы, катамараннарны прокатка алу пункты, күл буенда ял итү урыннары һәм кафе булачак.
Яңа су комплексына керәчәк ачык бассейн күлнең үзендә урнашкан.
Шәһәр пляжындагы ял итү зонасы кыска срокта – 3 ай эчендә төзелгән.
Әлмәт шәһәр пляжында ятаклар, яктылык диодлы таганнар, пляж волейболы өчен җайланмалар түләүсез булачак. Вейк-парк, скалодром, бауда шөгыльләнү паркы, ачык бассейн һәм катамараннарда йөрү түләүле булачак.