Татарстан Президенты: Республикада гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итәрлек закон һәм норматив базаны камилләштерү эше планлы рәвештә алып барыла

10.08.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия Омбудсменнары Ассоциациясе президенты Салман Фаруки җитәкчелегендәге Азия Омбудсменнары Ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова һәм башкалар катнашты.   

Искәртәбез, 9-12 августта Татарстанда Азия Омбудсменнары Ассоциациясе Директорлар советы утырышы уза.    

Республикабызда Азия Омбудсменнары Ассоциациясе Директорлар советы утырышын уздыру турында карар кабул иткәнегез өчен без сезгә рәхмәтле, диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. Ул ассызыклаганча, хәзерге җәмгыятьтә кеше хокукларын яклау мөһим роль уйный, һәм омбудсмен институты булдыру бу мөһим мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. 
 
«Федераль хакимият органнары ярдәме белән омбудсмен институты безнең республикада да актив үсә. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы 2000 елда гамәлгә куелды. 10 ел узгач, бездә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы да барлыкка килде. 2013 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы кертелде.  2014 елда республика Хөкүмәте тарафыннан 2014 – 2018 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары стратегиясе расланды. Бу документның Россия Федерациясе субъектларында тиңе юк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты лаеклы рәвештә җәмәгатьчелектә абруй һәм ышаныч яулады», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, халыкара багланышлар да үсә бара һәм бүгенге очрашу шуңа дәлил. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Европа Омбудсмен институты әгъзасы һәм Азия Омбудсменнары Ассоциациясе Директорлар советы әгъзасы булып тора. Ул Салман Фарукига Татарстанның бу юнәлештәге эшчәнлеген хуплаганы өчен рәхмәт белдерде, республика киләчәктә Россия Федерациясе белән Халыкара Омбудсмен Институты арасында хезмәттәшлекне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертер, дип ышанып әйтте.

«Бүгенге көнгә килсәк, республиканың төбәк буларак даими рәвештә үсүен әйтеп узасым килә, тормыш һәм бизнес өчен уңайлы шартлар тудырылган, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итәрлек закон һәм норматив базаны камилләштерү эше планлы рәвештә алып барыла».  
 
Рөстәм Миңнеханов хокук яклау өлкәсенең даими характерда булуын билгеләп үтте. Дәүләт хакимияте органнары белән беррәттән бу өлкәдә  инициативалы гражданнар, иҗтимагый оешмалар һәм граждан җәмгыятенең башка институтлары да эшли, диде Татарстан Республикасы Президенты.
 
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иртәгә, 11 августта, Болгарда  «Татарстан Республикасын уңышлы үсетрүнең нигезе буларак, милләтара һәм диниара татулык» темасына түгәрәк өстәл узачак.  

Салман Фаруки үз чиратында Рөстәм Миңнехановка форумда катнашучыларга күрсәтелгән кунакчыллык һәм Азия Омбудсменнары Ассоциациясе Директорлар советы утырышын әйбәт оештырган өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.