Бүген "Ак Барс" хоккей клубы спорт базасы территориясендә спортчылар, хезмәткәрләр һәм команда тренерларына клубның яңа президентын тәкъдим итү чарасы үтте. Клубның яңа президенты - "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртик, 2004 елдан 2016 елга кадәр "Ак Барс" ХК президенты Шәфәгать Тәһәветдинов иде.
"Ак Барс" хоккей клубы җиңүләре Татарстан данын арттыра, диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, 60 еллык тарихы эчендә Казан хоккей клубы зур юл үтте: дүрт кат Россия Чемпионы исемен яулады, ике кат Гагарин Кубогын яулады, башка турнирларда уңышларга иреште.
"Бүген "Ак Барс" ның илдәге иң яхшы спорт базасы, үзе тәрбияләгән күп кенә яшь спортчылары бар. Бу клуб җитәкчелегенең гаять зур хезмәт нәтиҗәсе, аеруча Шәфәгать Тәһәветдинов казанышы, - диде ТР Президенты. - Үз вактытында без җитди карарга килдек, хоккей үсешен нефтьчеләребезгә йөкләдек. Сүз "Ак Барс" клубы турында гына түгел, ә бөтен ТР Хоккей федерациясенә ярдәм итү турында бара иде. Без ничек итеп барысы да үзгәргәнен күрәбез. Республикада 40 яңа боз сарае салынды һәм алар барысы да тулы куәттә эшли".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, клубның яңа президенты - "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов алдында катлаулы бурычлар куела. Бүген республикабызда хоккей үсеше өчен яхшы нигез бар, дип әйтте Татарстан Президенты, шул ук вакытта булган дәрәҗәне генә саклап калмыйча, яңа үрләргә дә омтылу мөһим.
""Ак Барс" ның меңләгән җанатарлары бар, һәм илебез территориясендә генә түгел, ә Россия читеннән тышта да. Без сезнең белән горурланабыз. Барыгызны да яңа уен сезоны башлану белән котлыйсым килә. Алга таба да безнең хоккей клубын данлыйк", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.