Яңалыклар

13.09.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Мерк (Merck) компаниясенең эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашу Дармштадт шәһәрендә компаниянең штаб-квартирасында узды.

13.09.2016

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Утырышта компаниянең 2016 елның 6 аенда җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, капиталь төзелеш планының үтәлеше, шулай ук 2016-2019 елларга компаниянең Мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе мәсьәләләре каралды.

13.09.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Болгар шәһәрендә булды. Беренче булып ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатны карады.

13.09.2016

18 сентябрьдә 33 мең яшь кеше беренче тапкыр җиденче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт думасы депутатларын сайлауда тавыш бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.

13.09.2016

Без элемтәләребезне киңәйтү яклы һәм Татарастандагы Германия бизнесына ярдәм итеп торабыз. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Германия Машина төзүчеләре берлеге (VDMA) җитәкчелеге белән очрашуында белдерде. 

12.09.2016

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән килде. Ике көнлек сәфәре (2016 елның 12-13 сентябре) кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Франкфурт-на-Майне һәм Висбаден шәһәрләрендә булачак.

12.09.2016

Бүген республиканың барлык мәчетләрендә дә мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете намазлары узды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   Бүген республиканың барлык мәчетләрендә дә мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете намазлары узды. Кол Шәриф мәчетендәге намазда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

11.09.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. «Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!». 

10.09.2016

Бүген «Зөя таулары» гольф клубы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына VI хәйрия турниры башланып китте. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Гольф Ассоциациясе президенты Виктор Христенко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

10.09.2016

Татарстанда җылылыкны икенче атнада җибәрелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сүз барды.

"Ягып җылыту сезонына әзерлек тәмамланды диярлек", - диде төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Котельныйларның әзерлеге 97 процент тәшкил итә, җылылык челтәрләре һәм канализация әзерлеге тагын да югары. Су алу корылмалары, насос станцияләре һәм суүткәргеч челтәрләре тулысынча әзер. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау һәм спорт объектлары җылылык җибәрүгә тулысынча әзер диде докладчы.

Битләр: << 1281 1282 1283 1284 ( 1285 ) 1286 1287 1288 1289 1290 >>