Яңалыклар

18.06.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшмәкәрлекне үстерү өчен җаваплы чиновниклардан имтихан алырга тәкъдим итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерелде.

Бүген Татарстан Президенты рәислегендә узган киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр, район һәм эре оешмалар башлыклары катнашты.

18.06.2016

Татарстанда 280 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

18.06.2016

Бүгенгә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре 781 объектта башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

18.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе Данил Салихов белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. 

«Сезнең коллегалар сезгә зур ышаныч белдергәннәр, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген Татарстан Язучылар берлеге алдында җитди бурычлар тора. Иң мөһимнәреннән берсе – туган телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне саклап калу. Республика җитәкчелеге үз чиратында киләчәктә дә сезгә төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк». 

17.06.2016

Бүген «Казан» халыкара аэропортында Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан маршруты буенча беренче авиарейсны тантанлы рәвештә каршы алдылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  һәм «Аэрофлот – Россия авиаюллары» ГАҖның финанслар һәм челтәргә,  керемнәргә идарә буенча генераль директоры урынбасары Шамил Кормашов катнашты.

Искәртәбез, Татарстан башкаласыннан самолёт бүген иртән немец шәһәренә очкан иде.  

17.06.2016

Казанның «Пирамида» КСКда бүген Татарстанның иң яхшы табибларын игълан иттеләр. Анда «Ак чәчәкләр – Ел табибы» IX республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.    

«Үткән ел без куйган максатларыбызга ирештек. Үлем-китемнәр саны  кимеде. Бары тик 1,6 процентка булса да кимеде, ә бу исә 475 кеше гомере», - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Быел конкурс биш номинациядә узды: «Ел табибы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм  «Сәламәтлек саклау легендасы».

17.06.2016

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында "Стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" берлеге һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. 

17.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Сетевая компания» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышын узды.
Җыелышта 2015 ел йомгаклары буенча компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды.

17.06.2016

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум мәйданчыгында Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада ассоциация җитәкчеләре, үсеш институтлары, башкарма хакимият органнары вәкилләре, шулай ук 14 РИРА әгъзалары булган регион башлыгы катнашты. 

17.06.2016

ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре ике көнлек эш хакын "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондына күчерделәр. Әлеге акчалар Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы Собрын торгызуга барачак. 

Битләр: << 1281 1282 ( 1283 ) 1284 1285 1286 1287 1288 1289 1290 >>