Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш сәфәре кысаларында Samsung D’Light күргәзмә залында булды.
Samsung Electronics бинасында урнашкан яңа технологик шоурум җитештерүченең бөтен яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен была шоурум буйлап экскурсия оештырылды, анда кунакларга «Әйберләр Интернеты» технологияләрен һәм Samsung «акыллы йорты» ничек оештырылуны күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре кысаларында Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Ли Си Чжон әфәндегә чакыруы өчен рәхмәт әйтте һәм кунакчыл Корея җирендә булуына бик шат икәнлеген белдерде. Россия Федерациясе җитәкчелеге төбәкара мөнәсәбәтләрне хуплый, диде.
«Кореядә безнең делегация 35 кешедән тора, - диде Татарстан Республикасы. - Ышанам, визит барышында Татарстан Республикасы һәм Корея Республикасы эшлекле даирәләре хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачарлар, яңа проектлар турында сөйләшеп килешерләр».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда Көньяк Корея компанияләре җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырды. «Apollo» компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда татарстанда бикләвеч арматура җитештерү проектын гамәлгә ашыру турында барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш визиты кысаларында Сеулда Чхонгечхон елгасы ярын карады. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары яр буйлап уздылар, аның бизәлешен, шәһәр кешеләре өчен уңайлы шартларны бәяләделәр. Аңлатмаларны ТР Президенты Наталия Фишман биреп барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда I-KAIST компаниясенең күргәзмә залын карады. I-KAIST компаниясе 2011 елда KAIST (Korea Advanced Institute of Science and Technology) Корея алдынгы технологияләр институтының фәнни эшләнмәләрен комменрцияләштерү һәм мәгариф алымнарын алга этәрү максатыннан оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеул янындагы Пангё техно-үзәнендә булды. Татарстан Республикасы делегациясенә паркның фәнни-техник мөмкинлекләре һәм алга таба үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Сорауларга Пангё президенты Квак Жае Вон фәнде җавап бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда ( Корея Республикасы) Lotte World күңел ачу паркында булды һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек бинасын карады.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре белән Сеулда.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары өчен күңел ачу паркын тәкъдир итү уздырылды.
Бүген Россия Федерациясендә чит илләр инвесторлары өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Татарстан Республикасында без Көньяк Корея компанияләренә бизнес алып бару өчен иң уңайлы шартлар тәкъдим итәбез һәм Корея инвестицияләре якланачак дигән гарантия бирәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Демократик партия Рәисе Минчжу, Корея Республикасы Миили собраниесе депутаты Ким Мин Сок белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Корея Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Тимонин, башка рәсми затлар катнашты.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре белән Сеулда.
Татарстан Республикасы Президентын озата йөрүче делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулга (Корея Республикасы) эш сәфәре белән килде. Татарстан Республикасы Президенты визиты ике көнгә сузылачак (2016 елның 19-20 июне).
Бүген Татарстан Республикасы Президентының эш программасында Lotte Group компаниясе тәкъдир итүе, Lotte World күңел ачу паркын һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек йортын карау, Пангё (инновацион технологияләр) техно-үзәнендә булу, I-KAIST (белем бирү һәм бизнес өчен югары технологик эшләнмәләр) күргәзмә залакомпаниясен һәм Чхонгечхон елгасы яр буйларын карау планлаштырылган.
Бүген Казан шәһәренең Үзәк стадиондагы җиңел атлетика манежында Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.