Яңалыклар

06.06.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясен тапшырды. Мәртәбәле фәнни бүләкләрнең берсе фосфор химиясе буенча 21st International Conference on Phosphorus Chemistry (ICPC 2016) XXI халыкара конференциянең рәсми ачылу тантанасында тапшырылды.

Искәртеп үтик: 5-10 июньдә дөньяның 32 иленнән 350дән артык әйдәп баручы галим органик химияне үстерүнең теоретик һәм практик юнәлешләрендә эшләячәк. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, конференцияне оештыру комитеты рәисе, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры, РФА академигы Олег Синяшин һәм химия фәннәре докторы, РФА мөхбир-әгъзасы Николай Нифантьев сәламләде.

05.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәт шәһәрендә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногуманов, «Татнефть»  гавами акционерлар җәмгыяте генераль директоры Наил Маһанов, нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре булды. 
Сабантуй тантанасын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде.

05.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эш сәфәре кысаларында Сабантуйны йрәм итүдә катнашты.

Мәртәбәле кунаклар арасында – «Газпром нефть» ГАҖ идарәсе рәисе, генераль директоры Александр Дюков, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры  Альберт Шиһабетдинов, ООО «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры  Рәфкать Кантюков, World Class фитнес-челтәренә нигез салучы Ольга Слуцкер, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин.

05.06.2016

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан – Россия Федерациясенең югары үсешкә ирешкән сәнәгать төбәкләреннән берсе. Табигатьтән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре республиканың Социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә өстенлекле урын алып тора. Әйләнә-тирә мохиткә техноген йогынтыны киметү, гражданнарның югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү юнәлешендә  системалы һәм озак вакытка исәпләнгән эшчәнлек – без гамәлгә ашыра торган дәүләт программаларының төп максаты.

04.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V юбилей блогерлар НеФорумында катнашучылар белән очрашты.

Очрашуда шулай ук «Татмедиа» җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Россия Президентының Интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко катнашты.

04.06.2016

"Юркин Парк Трэвел" Татарстан башкаласында "Kazan-Arena" стадионы территориясендә республика лидеры һәм Казан мэры катнашында узды. Мәртәбәле кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Алар арасында шулай ук Мәскәү укучысы Степан Савельев та бар иде, динозаврлар һәм уеннар белән мавыккан өчен аннан классташлары көлгән. Укучының әнисе инициативасы белән малайга ярдәм итү акциясендә Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

04.06.2016

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә VII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, өлкә губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык делегат һәм бик күп кунаклар катнаша. Татарстан делегациясе составында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.

04.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы авыллары халкына сөт терлекчелеге өлкәсендәге югары казанышлары өчен рәхмәт белдерде. Ул Кукмара районында сөт терлекчелегенең күп еллык традицияләренә игътибар итте, һәм сөт савымын арртыра алуларын ассызыклады. 

Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриевка телеграмма юллады. 

"Хөрмәтле Сергей Дмитриевич" Хөрмәтле Кумара халкы! Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып сөт җитештерү күләменең югары дәрәҗәсенә ирештеләр. Татарстан районнары арасында тарихта беренче мәртәбә Кукмара халкы көндәлек тырыш хезмәтләре белән тәүлегенә сөт савымының 200 тонналык тулаем күләменә ирешә алды", - диелгән телеграммада.

 

 

04.06.2016

Бүген Казанда “Блогерлар нефорумы”нда катнашучылар популяр “Хәерле иртә, Татарстан!” флешмобына кушылды.

Иртән төрле платформаларда популяр 4 блогер: Полина Бржезинская, Мария Горячева, Константин Павлов һәм Татьяна Рыбакова Татарстан Президенты кабинетында иде. Алар сәгать нәкъ 6да Рөстәм Миңнеханов белән бергә бер ракурста фото ясадылар һәм социаль челтәрләрдә үз битләрендә республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга хәерле иртә теләделәр.

03.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов Йена шәһәрендә Үзара аңлашу турында меморандум һәм Тюрингиягә эш сәфәре  йомгаклары буенча беркетмә имзаладылар. 

Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов очрашуыннан соң ук Йенада «Розенталь» вилласында узды.  

Битләр: << ( 1291 ) 1292 1293 1294 1295 1296 1297 1298 1299 1300 >>