Илдар Халиков Спас муниципаль районында булды

13.09.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Болгар шәһәрендә булды. Беренче булып ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп-интернатны карады. Уку йорты 1965 елда нигезләнгән. Бүген монда 120 бала укый. Ремонт эшләре узган ел ахырында башланган булган. 10 ай эчендә тулысынча түбә, тәрәзәләр, тышкы һәм эчке инженерлык челтәрләре алыштырылган.

Илдар Халиков яңартылган уку классларын, методик кабинетны, спортзалны, төрле ярдәмче биналарны, шулай ук торак корпусны карады.

Аннары ТР Премьер-министры Балалар скверен төзекләндерүнең нәтиҗәләре белән танышты. Сквер 1955 елда ачылган булган. Реконструкцияләү барышында яңа балалар уен мәйданчыклары булдырылган, бөтен территория буйлап видеокүзәтү камералары куелган. Скверның үзәгендә төрле чаралар уздыру өчен зур булмаган сәхнә урнаштырылган.

Алга таба Илдар Халиков “Вега-М” ҖЧҖнең нефть эшкәртү сәнәгате өчен җайланмалар җитештерүче цехын карады. Предприятие 2008 елдан эшли. 2015 елда җитештерелгән товарның гомуми күләме 11,3 млн. сум тәшкил иткән, 2016 елның алты аенда – 7,6 млн. сум.

Цехны карау барышында ТР Премьер-министрына җитештерелгән продукциянең үрнәкләрен күрсәттеләр, киләчәктә җитештерүне үстерү буенча планнар турында сөйләделәр.

Илдар Халиков шулай ук Болгар икмәк кабул итү предприяятиесендә булды, монда 2015 елның ноябрендә көнбагыш мае җитештерүче яңа цех файдалануга тапшырылган булган. Бүгенге көнгә 924 тонна көнбагыш мае җитештерелгән.

Җирле җитештерүчеләрнең азык-төлек товарлары күргәзмәсе оештырылган. Анда ит-сөт продукциясе, кондитер һәм икмәк-күмәч әйберләре, он, бал бар иде. Илдар Халиков күргәзмәгә куелган продукцияне югары бәяләде һәм җитештерүчеләр белән аралашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.