Рөстәм Миңнеханов гольф буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына VI хәйрия турнирына старт бирде

10.09.2016

Бүген «Зөя таулары» гольф клубы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына VI хәйрия турниры башланып китте. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Гольф Ассоциациясе президенты Виктор Христенко, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.

Гадәттәгечә хәйрия турнирында җыелган барлык акчалар Казандагы «Роналд Макдоналд йорты»на ярдәмгә китәчәк, анда балалары РБКСдә озак вакытлар дәваланучы ата-аналар өчен түләүсез кунакханә урнашкан.   

Ярышта Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Уфадан, Иркутсктан, Красноярсктан, Екатеринбургтан, шулай ук ике чит илдән – Төркиядән һәм Финляндиядән 67 гольфчы катнаша.

Турнирда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә гольф тарафдарлары арта бара. «Бүген безгә Россия Гольф Ассоциациясе президенты Виктор Христенко да килде. Ул бу уенны популярлаштыруга күп көч куя. Татарстан үз чиратында гольфка бәйле барлык башлангычларга ярдәм күрсәтәчәк. Уңышлы уеннар сезгә!» - диде ул.

Россия Гольф Ассоциациясе президенты белдергәнчә, Татарстанда бу спорт төре актив үсә. Моңа заманча инфраструктура булу һәм республика җитәкчелегенең кызыксынуы зур ярдәм итә, диде Виктор Христенко.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга «Мәктәп гольфы» проекты сертификатын тапшырды, ә «Роналд Макдоналд йорты» хәйрия фонды генераль директоры Светлана Поляковага Татарстан Республикасы Президенты фондны үстерүгә символик чек бүләк итте.

Шуннан соң Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.