Рөстәм Миңнеханов: Ышанам, Казанда Конфедерацияләр-2017 Кубогына жирәбә салу югары дәрәҗәдә узар

16.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында быел ноябрь аенда Казанда узачак Конфедерацияләр-2017 Кубогына жирәбә салуга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.   

Киңәшмәне Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко алып барды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, Конфедерацияләр Кубогы – Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында төп турнирларның берсе. Киләсе елга анда һәр алты континенталь чемпионатта җиңүчеләр катнашачак: Германия, Португалия, Чили, Мексика, Яңа Зеландия, Австралия һәм Россия (мундиаль хуҗасы буларак белдерелгән) җыелма командалары. Соңрак Африка Халыклары Кубогы җиңүчесе билгеләнәчәк. Чара 2017 елның 17 июненнән алып 2 июленә кадәр дүрт Россия шәһәрендә: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда һәм Сочида узачак. 

21 октябрьдә Дөнья чемпионаты-2018 талисманын сайлау буенча тавыш бирү кузгатып җибәреләчәк, ә 1 декабрьдә Конфедерацияләр-2017 Кубогына билетлар сатыла башлаячак.

Аннары Конфедерацияләр-2017 Кубогына жирәбә салуга әзерлек барышы турында «Россия-2018» оештыру комитеты» КБАО генераль директоры Алексей Сорокин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, жирәбә салу 2016 елның 26 ноябрендә Казанда Теннис академиясендә булачак. Конфедерацияләр-2017 Кубогына жирәбә салуга 4 чара керә. 24 ноябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәгендә ФИФА оештыру комитеты утырышы узачак. 25 ноябрьдә Казан Ратушасында катнашучы командаларның семинары,  шулай ук «Корстон» КСККда рәсми кабул итү булачак. 26 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә жирәбә салу тантанасы башланачак. Беренче каналда тамаша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. 

Журналистларга интервьюсында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казанда Конфедерацияләр-2017 Кубогына жирәбә салу югары дәрәҗәдә узуга шик тә юк. Футбол дөньясы өчен бу зур вакыйга, 2018 елгы Дөнья чемпионаты алдыннан безнең өчен яхшы репетиция, диде ул. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Россия Спорт министрына һәм ил җитәкчелегенә Казанны Чемпионат-2018 узачак дүрт шәһәр исемлегенә керткән өчен рәхмәт белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.