Казан театрларының театр сезонында юбилейлар чираты булачак

27.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында театр сезоны ачылуга багышланган брифинг узды.

Анда ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Г. Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов, Качалов исемендәге рус зур драма театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, Г. Кариев исемендәге татар ТЮЗ директоры Мансур Ярмиев, Казан ТЮЗ директоры Айгөл Горнышева, К. Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының әдәби җитәкчесе Елена Остроумова катнашты.

Җитәкчеләр алдагы сезонга театрларның планнары турында сөйләделәр. Беренче булып Качалов исемендәге рус зур драма театрының 225 еллыгы хакында Александр Славутский сөйләде. Коллективны котларга Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан коллегалар киләчәк, дип билгеләде ул.

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бу сезонда үзенең 110 еллыгын билеләп узачак. Илфир Якупов сүзләренчә, бу сезон акция һәм премьераларга гына түгел, бәлкем гастрольләргә дә бай булачак. Театрның юбилее 22,23 һәм 24 декабрьдә булачак.

30 еллыгын алдагы сезонда Г. Кариев исемендәге татар ТЮЗы билгеләп узачак. Театрда сезон 30 сентябрьдә Габдулла Кариев пьесасы буенча куелган “Артист” спектакле белән ачылачак.

Үзенең 85 еллыгына Казан ТЮЗы да әзерләнә, театрның логотибы, сайты һәм афишалары да үзгәргән.

 


“Татар-информ” МА