Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригага эш сәфәре кыла

05.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Ригага (Латвия Республикасы) килде.

Ригада Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис, Латвия Премьер-министры Марис Кучинскис, илнең министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашыр дип көтелә.

Моннан тыш, иртәгә Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Латвия эшлекле даирәләре форумында катнашачак, анда Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.

Татарстан Президенты программасында – Латвиянең берничә предприятиесендә булу.

Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре 6 октябрьгә кадәр сузылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.