Бүген Татарстанның Биектау районындагы Коркачык аэродромында авиашоу һәм “Мин күкне сайлыйм! авиация бәйрәме үткәрелде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты ярдәмчесе, Гомуми билгеләнешле авиацияне үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Игорь Левитин рәсми төстә ачкан әлеге бәйрәмдә сәламләү сүзләре очкычлар моторлары гөрелтесенә кушылып яңгырады: биредә трибуналар өстеннән күрсәтмә очышлар уза иде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Биектау раайонының “Коркачык” аэродромы территориясендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме кысаларында үтте.
Киңәшмәдә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Бүген Казан вертолетлар заводы (КВЗ) базасында «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Россия вертолетлары» АҖ җитәкчелегенең уртак күчмә киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев, КВЗ генераль директоры Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чарада катнашучылар КВЗның һәм «Россия вертолетлары» холдингының башка заводларының йөкләнеше, финанс хәлләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Казан вертолетлар заводын модернизацияләү һәм техник җиһазландыру юлы белән җитештерү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлгән инвестицион проектлар турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасына "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов килде.
"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия Омбудсменнары Ассоциациясе президенты Салман Фаруки җитәкчелегендәге Азия Омбудсменнары Ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова һәм башкалар катнашты.
Искәртәбез, 9-12 августта Татарстанда Азия Омбудсменнары Ассоциациясе Директорлар советы утырышы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ акционеры Андрей Комаров белән очрашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән Чиләбе торбалар прокатлау заводы арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлек турында 2014 елның декабрендә имзаланган килешүне үтәүнең барышы, шулай ук «ЧТПЗ» ГАҖ нефть сервис дивизионына керүче «Алнас» Әлмәт заводын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Бүген "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы машина төзү предприятиеләре координацион советының бишенче утырышы уза. Ул "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" 8 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе кысаларында үткәрелә.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов утырышны ачып җибәреп, аның импортны алмаштыру технологияләрен гамәлгә кертү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү, станок төзүне үстерү мәсьәләләренә багышланганын билгеләп узды.
Бүген Казанда "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" VIII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе "Казан Ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында ачылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан - авиация республикасы, шуңа күрә мондый мәйданчыкларны, партнерларны чакыру, актиуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, тәҗрибә алышыну өчен, оештыру мөһим.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КНИАТ» инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Казан Гипронииавиапром» АҖнең кайбер җитештерүләре эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты - Россия һәм Төркия дәүләтләре башлыкларының Россия һәм Төркия бизнес вәкилләре белән очрашуында катнашу.