Яңалыклар

02.10.2016

Бүген,  2016 елның 2 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш визиты белән килде (Осака ш.). Делегацияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли. 

01.10.2016

Бүген Казанның “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә 11 тапкыр Россия чемпионы, Олимпия уеннары призеры Екатерина Гамованың саубуллашу матчы узды. Искә төшерәбез, ике тапкыр дөнья чемпионы “Динамо-Казан” волейбол клубы составында 2010 елдан 2016 елга кадәр уйнады.

Мәйданда Россиянең  көчле командалары очрашты  - Казан һәм Мәскәү “Динамо”лары. Трибунадан матчны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” ФСҖ рәисе Әсгать Сәфәров, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре, атаклы спортчылар, Гамованың гаиләсе  күзәтте.

01.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. 

Утырышны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. 

Чара "Сочи-2016" халыкара инвестицион форум кысаларында үтте. 

Утырыш темасы - Россия стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруда РФ субъектлары белән багланшылар. 

 

01.10.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннарын халыкара өлкәннәр көне белән котлау булды.

Бу чара "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узды.

Дәүләт хезмәте ветераннарын Татарстан республикасы Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров котлады.

01.10.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» Халыкара инвестицион форум кысаларында "Үсеш институтлары - төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модель табу" панель дискуссиясендә катнашты. 

Дискуссиядә РФ Хөкүмәте каршындагы Экспертлар советы әгъзасы Екатерина Шапочка, "Опора России" кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Марина Блудян, Ульяновск өлкәсенең Эшкуралык үсеше корпорациясе Руслан Гайнетдинов, Внешэкономбанк дәүләт корпорациясенең рәисе Сергей Горьков, "Сбербанк России" ААЬ кече бизнес үсеше идарәсе башлыгы Андрей Шаров һәм башкалар катнашты. 

01.10.2016

Казанның Идел буе районында Президент Аппаратының һәм Министрлар Кабинетының истәлекле аллеясе барлыкка килде. Вахитов скверында республика Дәүләт Советы хезмәткәрләреннән соң төбәкнең Башкарма хакимияте хезмәткәрләре кулларына көрәк алдылар.

01.10.2016

Регионнарның социаль үсеш программаларының А.П. Починок исемендәге бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татарстанның киләчәк колледжы" проекты өчен Татарстан Республикасы премиягә лаек булды.

Бүләкләү тантанасы бүген, 1 октябрь көнне, "Сочи-2016" халыкара инвестицион форум кысаларында узды.

"Социаль өлкәдә дәүләт-хосусый партнерлык" номинациясендә премия Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды. 

30.09.2016

Бүген «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларындагы төбәкләр күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стенды эшлекле очрашулар алып бару мәйданчыгы булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Касторама РУС» ҖЧҖнең күчемсез мөлкәт буенча директоры Мишель Шез белән эшлекле хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышты.

30.09.2016

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, аның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе   Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Фәннәр академиясенең  вице-президенты, РФА академигы Талия Хәбриева, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия, якын һәм ерак чит илләр фәнни берлекләре вәкилләре, республика галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

30.09.2016

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларында «Махсус икътисадый зоналарны яңадан кору» панель дискуссиясендә катнашты. 

Панель дискуссиясендә, махсус икътисадый зоналар эшчәнлегеннән икътисадый нәтиҗәлелелек булуны практикада дәлилләнгән төбәк буларак, Татарстанга аерым урын бирелде.   

Битләр: << 1251 1252 1253 1254 1255 ( 1256 ) 1257 1258 1259 1260 >>