Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Республика Көне уңаенннан ТР муниципаль берәмлекләре арасында уздырылган еллык смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстанның 93 муниципаль берәмлеге һәм Казан, Чаллының 7 муниципаль учреждениесенә “Шевроле Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Бүген Казанда "Кояшлы шәһәр" ТК территориясендә "Кояш нуры" татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең яңа корпусында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР сәламәтлек саклау министнры Гадел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. Медицина объекты төзелеше ике ел элек башланды. Яңа заманча перинаталь үзәк - Россиядә быел ачылуы көтелгән шундый учреждениеләрнең берсе. Бүген төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта соңгы төзекләндерү эшләре бара. Гадел Вафин сүзләренчә, көз башыннан үзәк эшли башлый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркына килде. Биредә, Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булып, Meet the Leader («Лидер белән очрашу») форматындагы сессия үткәрелә.
Чарада Татарстан Президенты, шулай ук Бөтендөнья икътисадый форумының Евразия регионы буенча директоры Анастасия Калинкина һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар бергәлеге директоры Адейеми Бабингтон-Ашайе чыгыш ясый.
Бүген Казанның Kazanring автодромында Х Халыкара тарихи автомеханика фестиваленең йомгаклау этабы үтте. Җиңүчеләрне котларга һәм бүләкләр тапшырырга чара үткән урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ретроавтомобиль руле артында килде. Шунысын да әйтик, бәйрәмнән республика лидеры ретромотоциклда китте.
Бүген "Баулынефть" НГЧИ нефть нәтиҗәлелеген арттыру алымнарын эшләү буенча алдынгы урыннарны саклый. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Баулынефть" НГЧИ оешуга 70 ел тулу һәм Баулы шәһәре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районына эг сәфәре кыла. Төп максаты - "Баулынефть" НГЧИ нең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашу. Программаның беренче пункты - Баулы чыганагының беренче скважинасына багышланган монумент ачу.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Ютазы районына эш сәфәре кыла. Тантаналы көн Солнечный микрорайонында “Тузган торак” республика программасы буенча тергезелгән 36 фатирлы торак йортны ачудан башланды. Кунакларны, яңа йорттан ачкыч алучыларны, райондашларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте.
Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге культураларны чәчү торышы буенча борчылуын белдерде. ”Дымлылык критик билгедән дә түбән. Сөрүлек катламында тиешле 20мм дан бары 3тән 0 ммга кадәр генә дымлылык бар”,- диде ул.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, эре предриятие һәм оешма, район җитәкчеләре катнашты.
Ел башыннан ТР Хөкүмәтенә гражданнардан 12 мең 872 мөрәҗәгать килде. Бу былтыргы белән чагыштырганда ике меңгә артык. Аларда 17,5 мең мәсьәлә куелган иде. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сөйләде.